Капиталь төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан шәһ. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 4, 6 номерлы районара инспекцияләрен урнаштыру өчен административ бина төзелеше» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Административ бина төзелеше Казан шәһ. Җиңү проспекты урамы буенча үткәреләчәк. Бина 5 катлы, объектның гомуми мәйданы – якынча 10 мең кв. м.