Капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объекты буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Проект нигезендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Иннополис шәһәре территориясендә университетта белем алучы студентлар өчен өч тулай торак төзү каралган. Бер бина – 5 катлы һәм икесе – 13 катлы.