Төзелеш ресурслары классификаторының яңа версиясе

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

 

Россия төзелеш министрлыгы «Төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 мартында чыккан 189/пр номерлы боерыкны раслады, ул төзелеш ресурслары классификаторының яңа версиясен гамәлгә кертә.

Төзелеш ресурслары классификаторы түбәндәге бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк:

  • төзелеш тармагында бәя кую максатлары өчен төзелеш ресурсларын классификацияләү һәм кодлаштыру;
  • төзелеш ресурслары бәяләренә мониторинг үткәрү;
  • гамәли программа продуктларын кулланып объектлар төзелеше бәясен унификацияләүне, исәп-хисапны автоматлаштыруны тәэмин итү.

ТРК яңа версиясе 2021 елның 1 маеннан гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International