«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасы объектлары буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 18 мае, сишәмбе

2021 елның апрель нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасының 120ләп объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.

Объектлар буенча нәтиҗәләр бирелде, шул исәптән:

  • автомобиль юллары төзелеше;
  • автомобиль юлларын капиталь ремонтлау һәм үзгәртеп кору;
  • светофорларны ремонтлау;
  • юл-урам челтәрен төзекләндерү;
  • керү юлларын ремонтлау;
  • күперләрне үзгәртеп кору;
  • тротуарларны булдыру;
  • җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре муниципаль программаларын тормышка ашыруга юнәлтелә торган эшләр.

Объектлар исемлеге (апрель 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International