«Дәүләт ярдәменең оператив кабул ителгән карарлары нәтиҗәсендә төзелеш комплексы узган елгы каршылыкларны җиңеп чыга һәм темпларны саклап кына калмыйча, аларны арттыра да алды. Кризиска карамастан, файдалануга тапшыру күләме узган ел күрсәткечләреннән артып китте. Әйтик, 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Төзелеш» эшчәнлеге төре буенча эшләр күләме 9,50 трлн сум тәшкил итте, бу 2019 ел нәтиҗәләренә караганда 370 млрд сумга күбрәк. 2020 елда барлыгы 326 меңнән артык торак һәм торак булмаган билгеләнештәге биналарны файдалануга карата тапшыруга рөхсәтләр бирелгән. 2020 елда бирелгән экспертиза бәяләмәләре саны 70 меңнән артык санны тәшкил итте, бу 2019 ел күрсәткечләреннән ике тапкырга диярлек артык.
Ипотека программаларын үстерү, төзелештә мәҗбүри таләпләрне киметү дигән гамәлгә ашырылган һәм башка бик күп чаралар 2021 елда да төзелеп килүче торак буенча югары күрсәткечләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Төбәкләр күрсәткечләре буенча торак төзелешенә җәлеп ителә торган җир кишәрлекләре буенча шәһәр төзелеше потенциалы тотрыклы рәвештә арткан – 2020 елның өченче кварталыннан башлап аена 2-5% ка, һәм бүгенге көндә торакның 200 млн кв. метрын тәшкил итә. Бу ел башыннан бирле 11,1 млн кв. метр тирәсе мәйданлы торак күчемсез милек төзелешенә карата 1400 гә якын рөхсәт бирелгән.
Бүген безнең тырышлык заманча таләпләргә җавап бирә торган яңа сыйфатлы торак булдыруга юнәлтелгән. Биредә төп приоритет – гомумшәһәр инфраструктурасын үстерү һәм яңарту, ягъни инженер, транспорт, социаль объектларны төзү. РФ Хөкүмәте Рәисе Дәүләт Думасында ел саен үткәрелә торган хисапта билгеләп үткәнчә, мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура кредитлары һәм облигацияләре механизмнары кулланылачак. Бүген без бу механизмнарны эшләтеп җибәрү өчен параметрлар һәм законнар өстендә актив эшлибез, инфраструктура облигацияләре буенча 5 пилот төбәк билгеләнгән инде – бу Тула, Төмән, Сахалин, Чиләбе һәм Липецк өлкәләре.
Аерым контрольдә тотыла торган мәсьәлә – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү. Быел Президент 130 мең гражданны күчерү максатын куйды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 50 меңнән артык граждан күчерелгән инде. Программа буенча 2019-2021 елларда барлыгы 3 млн кв. метр авария хәлендәге торактан 186 мең кеше күчерелгән.
2020 елда мәҗбүри нигездә кулланыла торган милли стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы Исемлегеннән 3000 гә якын таләп төшереп калдырылды. Бу эшне быел да дәвам итәбез: якын арада тагын 3800 норма ирекле булачак. Ел нәтиҗәләре буенча проектларны гамәлгә ашыруның инвестицион-төзелеш циклын арттыручы артык административ процедураларның санын 30% ка киметү планлаштырыла. Бу, әлбәттә инде, заказчыларның, проектлаучыларның һәм эксперт оешмаларының җаваплылыгын тагын да арттыра».
Мәгълүмат чыганагы: www.fgiscs.minstroyrf.ru