Мәҗит Хаҗип улы Салихов Халыкара гаилә көне белән котлый!

2021 елның 14 мае, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!

Гаилә – җан җылысы һәм игелек чыганагы. Гаилә бәхете – җәмгыятебезнең рухи иминлек нигезе. Якыннарыбыз янәшәсендә без туганлык мөнәсәбәтләре, аңлашу һәм ярдәм итү кебек гади кеше шатлыкларның мөһимлеген аеруча тоябыз. Якыннарыгызны яратыгыз, кадерләгез һәм саклагыз, чөнки алар – безнең тормышыбызда иң кадерле кешеләр!

Чын күңелдән сезнең гаиләләрдә тынычлык, гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрүен телим. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашудан Сезнең йөрәгегезне бәхет хисләре тулыландырсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International