Байлар Сабасы штб аграр көллиятенең тулай торагын төзү буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 11 мае, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы штб, Кол Гали ур., 45 адресы буенча аграр көллият өчен тулай торак төзелеше проекты каралып үтте. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Тулай торак көллияттә белем алучы 172 укучы һәм 68 укытучы вакытлыча яшәү һәм мөстәкыйль шөгыльләнү өчен билгеләнгән. Укучыларны – 1, 3 һәм 4 катларда, укытучыларны 2 катта урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук кунак визиты максаты белән ерак төбәкләрдән килгән укучыларның ата-аналарын урнаштыру каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International