«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ үзенчәлекле 9 Май бәйрәменең тарихын һәм традицияләрен искә алып, Бөек Ватан сугышында геройларның батырлыгын хөрмәтләүгә кушыла. Бу көн – безнең бабаларыбызны өстебездәге тыныч күк йөзе өчен хөрмәт итә торган көн. 1941 елның 22 июнендә Германия, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте. Шул көннән Бөек Ватан сугышы башлана. План нигезендә, Германия Советлар Союзын мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә яулап алырга ниятли.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәксенең урынбасары Тимур Рөстәм улы Зиннәтуллин: 1945 елның 8-9 май төнендә Берлинда Германиянең берсүзсез капитуляциясе турындагы Актына кул куелды. Тантана нәкъ 9 май төнендә башланды, ә 0:43 сәгатьтә тәмамланды. Әмма, Европада һәм күп кенә чит илләрдә Җиңү көнен 8 көнне билгеләп үтәләр. Бу шуның белән бәйле: Берлин вакыты буенча актта күрсәтелгән капитуляция вакыты – 8 май, 23:01. Тик Мәскәү вакыты Берлинны бер сәгатькә узып киткәнлектән, безнең вакыт буенча фашистлар Германиясен җиңү – 9 Майга туры килде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Равил улы Мифтахетдинов: Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парады – бәйрәмнең алыштыргысыз символы булып кала. Элегрәк парад 1965, 1985, 1990, 1995 елларда гына үткәрелде. Алар арасында Җиңү көнен башка чаралар белән билгеләп үттеләр, әмма гаскәрләр парадын уздырмыйча гына. Ел саен үткәрелә торган традицион парад 1996 елда яңартылды, ә техника йөреше белән – 2008 елдан башлап.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эшләр белән идарә итүчесе Илмир Хәсәнҗан улы Галимҗанов: 2007 елдан бирле «Үлемсез полк» акциясе бөтен ил буенча һәм чит илләрдә миллионлаган кешеләрне колачлаа алды. Шуннан бирле бер генә Җиңү көне дә Үлемсез полк йөрешеннән башка узмый. Меңләгән кеше туганнары фотосурәтләре белән йөрергә чыга, һәлак булган ата-бабаларыбызны искә ала. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ хезмәткәрләре, үз туганнарының портретларын тантаналы рәвештә кулларына тотып, ел саен хәтер һәм дан акциясендә катнашалар һәм парадка чыгалар.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт зональ бүлеге башлыгы Раян Сахипҗан улы Мөхәммәтҗанов: шулай ук Җиңүнең төп символы – Георгий тасмасы. Дан ордены бирелү нәтиҗәсендә, ул 1943 елда символик мәгънәгә ия була. «Германияне җиңгән өчен» медалендә дә шундый ук тасма бар иде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Яр Чаллы зональ бүлеге башлыгы Эльвир Вазыйм улы Хөснетдинов: иң беренче салют Орел шәһәрен азат итү уңаеннан Мәскәүдә сугыш вакытында ук булды. Икенче салют, бер дә ким танылмаган Ленинградта, 1944 елда блокададан тулысынча азат ителү символы буларак оештырылды.
Мәгълүмат чыганаклары: https://warspro.ru/velikaya-otechestvennaya-vojna/obshhie/den-pobedy-istoriya-i-traditsii һәм https://interesnyefakty.org/velikaya-otechestvennaya-voyna-kratko/