Хөрмәтле җиңүчеләр, ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар,
тыл хезмәтчәннәре, һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары!
Кадерле хезмәттәшләр!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм!
Без барыбыз да элгәрләребез буыны алдында бурычлы. Сезнең ярдәм белән без яшибез, эшлибез, шатланабыз, балаларыбызны тәрбиялибез. Барлык ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына, сугыш чоры балаларына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең батырлыгыгыз турындагы хәтер безнең җиребездә һәм рәхмәтле буыннарның йөрәгендә яшәсен, аларны якты киләчәк хакына яңа казанышларга рухландырсын.
Барыгызга да тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт, иртәгәсе көнгә һәм якты киләчәккә ышаныч телим!
Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов