Автомобиль юлларында уңайлы мохитне булдыру өчен яңа стандарт эшләнелде

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 маеннан Росстандарт боерыгы белән расланган «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлылык. Гомуми таләпләр» дигән ГОСТ Р 59432-2021 стандарты гамәлгә кертелде.

Стандарт белән түбәндәге әйберләргә карата таләпләр билгеләнә:

  • гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохитне тәэмин итү буенча чараларның составына, эчтәлегенә һәм параметрларына карата;
  • җәяүлеләр коммуникацияләренә (тротуарларга, җәяүлеләр юлларына, баскычлар җыеннарына, пандусларга, җәяүлеләр кичү юлларына) карата;
  • юл һәм юл буе сервисы объектларына карата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International