«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дә дәүләтнеке булмаган экспертиза: Иннополис шәһ. административ биналар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсе – төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез. Даими заказчылар бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уникаль бонус программасын бәяләделәр инде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Иннополис шәһ. «Технопарк Б-1» ике корпусны төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Яңа биналар өч блоктан тора: 2 трапециевид блок ярымтүгәрәк формадагы үзәк блоктан ике як буенча көзге сыман урнашкан. Һәр бинаның гомуми мәйданы 29,9 мең кв. м тирәсе. Биналар 6 катлы, якты үтә күренмәле фасадлы.

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru буенча – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесе Гүзәл Рифат кызы Ногмановадан консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International