Хөрмәтле сметчиклар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сметчиклар көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез – безнең илнең төзелеш комплексында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Татарстан Республикасында сметчик һөнәре һәрвакыт алтын бәясенә бәяләнгән, шуңа күрә безнең республикада «Иң яхшы сметчик» исеменә конкурс очраклы гына үткәрелми, монда илнең барлык төбәкләреннән сметчиклар катнаша, ә җиңүчеләр алтын значоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә.
Сезнең һәркайсыгыз торак йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, автоюлларны, поликлиникаларны, спорт объектларын һәм башкаларны төзегәндә, үзгәртеп корганда, сүткәндә һәм капиталь ремонтлаганда акчаны нәтиҗәле тотуны тәэмин итеп, безнең заман тарихына зур өлеш кертә.
Бу көнне Сезнең көндәлек иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, финанс һәм гаилә иминлеге, күңел җылысы, иҗади энергия, һөнәри эшчәнлегегездә җиңүләр һәм казанышлар телим!
Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов