Семинарны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов ачып җибәрде. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә эшче төркем барлыкка килде һәм проект документларына экспертиза үткәрү процедурасына мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү буенча җентекле План эшләнелде. Без инде экспертиза үткәрү процедурасына катнашы булган хезмәткәрләребезне цифрлы технологияләргә өйрәтә башладык. Проектлаучылар белән бергә түгәрәк өстәлләр уздырабыз, Россия программалары белән тәэмин ителешне өйрәнәбез, белем алу программаларына мониторинг ясыйбыз, әлеге тема буенча киңәшмәләрдә, форумнарда һәм вебинарларда катнашабыз, барлык заказчыларга һәм мөрәҗәгать итүчеләргә проект документларына экспертиза үткәрү процедурасында ярдәм итәбез», - дип хәбәр итте Мәҗит Хатип улы Салихов.
«BIM-технологияләр өлкәсен законлы норматив-хокукый җайга салу. BIM-объектларга экспертиза үткәрү» темасына доклад белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлеге башлыгы Игорь Александр улы Алексеев чыгыш ясады.
Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда техник заказчының роле, үз эченә мәгълүмати модельне алган проект документларын әзерләү буенча эшләрнең смета бәясен билгеләү турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ киңәшчесе Любовь Алексей кызы Кәримова сөйләде.
Доклад белән «Архитектура бюросы АБ1» ҖЧҖ директоры Иван Николай улы Мошка чыгыш ясады. Ул нәтиҗәле BIM-карарлар һәм заказчы тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Renga Software директоры урынбасары Максим Виктор улы Нечипоренко үзебезнең МТ-карарларда BIM-технологияләрне гамәлгә ашыруны күрсәтте.
Реаль проектлар нигезендә «СиСофт Казан» ҖЧҖ вәкиле Елена Виктор кызы Бердинских Autodesk компаниясенең программа карарларын (Revit, Autoad, Navisworks, Inventor, Civil 3D) комплекслы рәвештә гамәлгә кертү методикасы турында сөйләде.
Цифрлы модельне проектлау өлешендә «ТИГП» ДУП МТ буенча генераль директор урынбасары Дмитрий Александр улы Полковников тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Дәүләт экспертизасы үзәге» СПБ ДАУ цифрлы мәгълүмат моделен кулланып башкарылган проектларга экспертиза үткәрүгә карата мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында Дәүләт экспертизасы үзәге» СПБ ДАУ мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча әйдәп баручы белгече Александр Владимир улы Шило сөйләде.
Шулай ук экспертиза үткәрү өлешендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесе Гүзәл Рифат кызы Ногманова «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизасына BIM да башкарылган документларны кабул итеп алу үзенчәлекләре турында сөйләде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ махсус экспертизалар бүлеге эксперты Марсель Илсур улы Гайнетдинов белән мәгълүмати модельны (BIMны) эшләү һәм аның сыйфатын тикшерү буенча аңлатмалар бирелде.
«Безнең тарафтан ТР төзелеш министрлыгы йөкләмәсе буенча белем алу программалары эшләнелде. Безнең республикада, шул исәптән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында гамәлгә ашырыла торган яңа белем бирү юнәлешенең максаты – хәзерге шартларда барлык төзелеш белән шөгыльләнүчеләргә кирәкле булган төзелеш тармагында проект белән идарә итү күнекмәләре буенча белем алу», - дип билгеләп үтә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештыру эшләре бүлеге башлыгы Ирина Виктор кызы Баранова проектның баш инженерлары, заказчылар, төзүчеләр һәм сметачылар өчен квалификация күтәрү курслары программалары проектларын тәкъдим итте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә белем алуга язылырга: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, proff-standart.ru, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22.