«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ,, Горький шоссесы ур., 100 адресы буенча өстәмә белем бирү үзәге «Адымнар – белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы төзелеше объектының проект документларын карап үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.
Проект белән 2 йокы корпусын төзү каралган. Корпуслар 2 катлы, һәрберсенең мәйданы 946 мең кв. м тәшкил итә. Беренче катта 21 кешене, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен урнаштыру, икенче катта – 35 кешене урнаштыру каралган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.