Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф объектларына карата уңай бәяләмәләр бирде:

  • Казан шәһ. һәм ТР Биектау МБ Эстачи авылында 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелеше;
  • ТР Биектау МБ Коркачык авылында 100 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән мәктәп төзелеше;
  • Түбән Кама шәһ. 912 урынга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше;
  • Нурлат шәһ. «8 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын үзгәртеп кору.

Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Түбән Кама шәһ. мәктәпнең үзенчәлеге – үз эченә скейт-паркны, урам тренажерлары һәм воркаутлар өчен мәйданчыкны, баскетбол һәм волейбол, теннис һәм хоккей өчен катнаш мәйданчыкны, йөгереш юллары булган спорт үзәген, озынлыкка сикерү өчен секторны һәм мини-футбол өчен мәйданчыкны керткән физкультура-спорт зонасы.

Барлык объектларда да белем-тәрбия алу юнәлешендәге, ял, физкультура-спорт һәм хуҗалык зоналары каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International