BIM-яңалыклар: Россия төзелеш министрлыгы BIM-технологияләр буенча кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Дәүләт заказы объектларын проектлаганда мәгълүмати модельдән мәҗбүри файдалану турында 2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы РФ Хөкүмәтенең карарын үтәү йөзеннән, РФ төзелеш министрлыгы BIM-технологияләр буенча кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен 2021 елда федераль бюджеттан 9 млн сум акча бүленеп биреләчәк.

Барыннан да элек белем алуны дәүләт заказчылары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт экспертизасы бүлекчәләре үтәчәк. Барлыгы 48 меңгә якын белгечне укытырга кирәк. Моның өчен дәүләт бюджетына 41 млн сум тирәсе акча салынган.

Заказчыга нәрсә белергә һәм BIM-технологияләргә күчүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында сораулар хакында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары 2021 елның 22 апрелендә үтәчәк семинарда сөйләячәкләр.

«Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказчының роле. BIM-проектлар, төзелеш процесслары һәм технологияләре белән идарә итү: проектлаудан алып экспертиза үткәрүгә кадәр» мәгълүмат монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International