«Иң яхшы сметчик» конкурсы безгә, оештыручыларга гына түгел, ә белгечләрнең үзләренә дә һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен заманча шартларга ни дәрәҗәдә туры килүләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә бит нәкъ менә төрле конкурсларда катнашу шәхси һәм һөнәри үсешкә прогрессив карашларының күрсәткече булып тора һәм хезмәт базарында сизелерлек өстенлек бирә», - дип билгеләп үтә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов.
Быел җиңүгә 50 якын белгеч кандидат булды. Алар барысы да конкурсның беренче турын – төрле катлаулылыктагы 60 сораудан торган тестны онлайн режимда үттеләр.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча лидерлар булып киләсе кешеләр чыкты: Алена Смолькова (Братск шәһ.), Илүзә Ибраһимова (Казан шәһ.), Дмитрий Моряков (Чабаксар шәһ.), Ирина Прилепская (Алабуга шәһ.), Алексей Пимуллин (Казан шәһ.), Татьяна Чайкина (Глазов шәһ.), Инсаф Сафин (Казан шәһ.), Елена Грякало (Мәскәү шәһ.), Екатерина Павлова (Чабаксар шәһ.), Ольга Возякова (Чабаксар шәһ.), Сания Абдуллина (Казан шәһ.), Екатерина Шкляева (Алабуга шәһ.), Алинә Якубова (Казан шәһ.).
Конкурс комиссиясе беркетмәсе (карарга)