«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Биектау үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе сырхауханәсе төзелешенә карата уңай бәяләмә бирде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Планлаштырыла торган бина Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Зеленая ур., 3 адресы буенча урнашачак. Бинаның гомуми мәйданы – якынча 3 кв. м. Катлар саны – 3.
Бина составында түбәндәге бүлмәләр төркеме проектлаштырылды: