РФ Хөкүмәте энергияне саклап тотуга һәм энергия нәтиҗәлелегенә карата таләпләрне яңартты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте энергияне саклап тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә төбәк һәм муниципаль программаларга карата яңа таләпләр раслады. Элеккеге таләпләр үз көчен югалтты.

Яңа таләпләр нигезендә программалар үз эченә түбәндәге чараларны алырга тиеш:

  • торак фондта исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү, шул исәптән интеллектуаль, шулай ук автоматлаштырылган системаларны һәм диспетчерлаштыруны гамәлгә кертү буенча;
  • икенчел энергия ресурсларын һәм (яки) яңартыла торган энергия чыганакларын куллануны арттыру буенча;
  • энергоресурсларны тапшыру өчен файдаланыла торган хуҗасыз күчемсез милек объектларын ачыклау буенча;
  • коммуналь инфраструктураның энергияне саклап тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча.

«Энергияне саклап тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә төбәк һәм муниципаль программаларга карата таләпләрне раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең актлары буенча кайбер нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында» 2021 елның 11 февралендә чыккан 161 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International