«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ автомобиль юлларын үзгәртеп кору буенча өч бәяләмә бирде. Объектлар буенча проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, төзүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженер-геологик эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлын үзгәртеп кору
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Җәлил – Сарман автомобиль юлын үзгәртеп кору
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Яр Чаллы – Сарман автомобиль юлын үзгәртеп кору