«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза: ТР Питрәч районында яңа торак йортлар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсе - төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез. Даими рәвештә заказ бирүчеләр бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уникаль бонус программасын бәяләделәр инде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Питрәч районында яңа күпкатлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектларының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата техник заказ бирүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Экспертизаны 30, 45 һәм 60 фатирлык дүрт торак йорт үтте.

Проект белән 1, 2, 3 бүлмәле фатирлар каралган. Барлык фатирлар да ике контурлы газ казаннары аша индивидуаль җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы белән җиһазландырылган. Йортлар янындагы территориядә ял итү, уеннар һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, автостоянкалар урнашачак. Территория кече архитектура формалары белән тәэмин ителә, газоннар, куаклар һәм агачлар утыртылу белән яшелләндерелә.

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru буенча – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесе Гүзәл Рифат кызы Ногмановадан консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International