ТР мәгариф объектлары буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәләре

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм үзгәртеп кору буенча уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Балалар бакчаларын үзгәртеп кору:

  • Казан шәһ. Идел буе районындагы Фучик ур. буенча татар телендә тәрбия һәм белем алу белән катнаш төрдәге 379 номерлы балалар бакчасы;

  • Казан шәһ. Киров районындагы 2-нче Көньяк-Көнбатыш ур. буенча татар телендә тәрбия һәм белем алу белән катнаш төрдәге 81 номерлы балалар бакчасы.

Балалар бакчалары төзелеше планлаштырыла:

  • Казан шәһ. Гадел Кутуй ур. буенча 120 һәм 140 урынга исәпләнгән;

  • ТР Лаеш муниципаль районындагы Державино авылында 50 урынга исәпләнгән.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International