BIM яңалыклары: Россиядә BIM-технологияләр өлкәсендәге оешмаларның Милли берләшмәсе барлыкка киләчәк

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Россиядә мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендәге оешмаларның Милли берләшмәсен (ММОМБ) төзергә планлаштыралар.

Россия төзелеш министрлыгы Иҗтимагый советының төзелеш тармагын цифрлаштыру буенча комиссия җитәкчесе Михаил Юрий улы Викторов аңлатып үткәнчә, мәгълүмати модельләштерү өлкәсендәге Милли берләшмә бәйсез профессиональ мәйданчык буларак төзелә, анда һөнәри берләшмәдә катнашучылар мәгълүмати модельләштерү өлкәсендәге иң кискен мәсьәләләр турында ачыктан-ачык рәвештә һәм төрле яклап фикер алыша алачаклар. Бу эшен ММОМБ язга башлар дип көтелә.

Төзеләчәк берләшмәнең якындагы бурычлары арасында:

  • төзелеш мәгълүматы Классификаторын модернизацияләү;
  • массакүләм төзелешкә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен алга этәрүче закон проектлары һәм норматив документлар пакетын эшләү;
  • төзелеш күзәтчелеген һәм төзелеш контролен цифрлаштыру;
  • мәгълүматлар белән алмашу өчен иң уңайлы форматларны эзләү;
  • BIM өлкәсендә квалификацияле белгечләрне массакүләм әзерләү;
  • төзелештә бәя куюны яңа «цифрлы» дәрәҗәгә чыгару;
  • территорияләрне комплекслы үзләштергәндә BIMны  куллану.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International