«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Апас штб хостел төзелеше» объектының проект документларын карап үтте һәм документларның техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, объектның террорчылыктан саклану таләпләренә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүен билгеләде. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Хостел бинасы – гомуми мәйданы 700 кв. м тирәсе, 3 катлы. Проект белән 20ләп номер каралган, аларда бер үк вакытта 34 кеше урнаша ала. Территорияне төзекләндерү кече архитектура формаларын урнаштыруны һәм агачлар, куаклар, газоннар утыртуны күздә тота.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.