Әлмәт шәһ. Хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге төзелеше буенча бәяләмә

2021 елның 19 марты, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» тарафыннан ДАУ Әлмәт шәһ. Фәхретдин ур., 13 нче йорт адресы буенча хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә әзерлек зональ үзәк төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә бирелде. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә әзерлек үзәге 14 тән алып 30 яшькәчә кадәрге гражданнарны әзерләүне тәэмин итәчәк. Клубка бер үк вакытта 100 кеше йөри алачак.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International