«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан «Теләче районы Шәтке авылында 960 башка исәпләнгән роботлаштырылган сөт комплексы» капиталь төзелеш объектының проект документлары буенча уңай бәяләмә бирелде. Проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе ачыкланды. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Объектның гомуми мәйданы якынча 7 мең кв. м. Һәрбер җитештерү зонасы үз эченә 480 башка исәпләнгән 2 сыер абзарын, күчмә галереяле сөт блогын һәм санпропускниклы АБКны ала. Проект белән эчке юллар һәм кече архитектура формаларын урнаштыру белән эшләүчеләр өчен ял итү мәйданчыгын оештыру каралган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма