Казан шәһ. Совет районында сырхауханә төзелеше проекты буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «20 номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ көндезге стационары булган терапия бүлеге бинасы төзелешенә карата уңай бәяләмә бирде. Объект буенча проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Планлаштырылган бина Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Совет районы, Самосырово торак массивы, Умырзая ур. адресы буенча урнашкан.

Поликлиниканың бинасы алмаш 4 һәм 6 катлы, мәйданы – 6 мең кв. м тирәсе. Бинаның 6 катлы өлешендә поликлиниканың өлкәннәр бүлеге, 4 катлы өлешендә – балалар бүлеге урнашачак. Пациентларның планлаштырылган куәте: өлкәннәр бүлеге – 250,балалар бүлеге – сменага 150 кеше. Өлкәннәр бүлегендә максималь сменада 120 кеше эшли ала.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International