«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында территорияләрне төзекләндерү буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 12 марты, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ территорияләрне төзекләндерүнең 18 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтеп, капиталь төзелеш объектлары төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнүе турындагы бәяләмә бирде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәләре Яр Чаллы шәһ.; ТР Азнакай МБ; ТР Аксубай МБ; ТР Бөгелмә МБ; ТР Буа МБ; ТР Алабуга МБ; ТР Мамадыш МБ; ТР Менделеевск МБ; ТР Минзәлә МБ; ТР Норлат МБ; ТР Балык Бистәсе МБ; ТР Тәтеш МБ; ТР Ютазы МБ объектлары буенча бирелде.

Объектлар исемлеге (февраль 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International