Балалар һәм яшүсмерләр инфраструктурасы объектлары буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 12 марты, җомга

2021 елның февраль нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнарында 19 балалар һәм яшүсмерләр инфраструктурасы объекты буенча уңай бәяләмәләр бирде.

ТӨЗЕЛЕШ:

  • 3 балалар бакчасы
  • 4 балалар сәламәтләндерү лагере

КАПИТАЛЬ РЕМОНТ:

  • 4 балалар бакчасы
  • 3 мәктәп
  • 1 балалар сәламәтләндерү лагере
  • 1 көллият
  • 1 яшьләр клубы

ҮЗГӘРТЕП КОРУ:

  • 2 балалар бакчасы

Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Объектлар исемлеге (февраль 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International