BIM-яңалыклар: дәүләт заказы объектларында мәгълүмати модельләштерү технологияләреннән мәҗбүри файдалану билгеләнде

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән 2022 елның 1 гынйварыннан дәүләт заказы объектларында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен мәҗбүри файдалануга күчү билгеләнде, ә нәкъ менә:

  • заказ бирүче, төзүче, техник заказ бирүче, эксплуатацияләүче оешма өчен, әгәр бу объектка, бәясе нинди булуга карамастан, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчалары бүлеп бирелгән булса, капиталь төзелеш объектының мәгълүмат моделен формалаштыру һәм алып бару мәҗбүри булачак;
  • 2022 елның 1 гынварыннан соң дәүләт хисабына финанслана торган объектлар төзелешенә карата төзелгән шартнамәләрдә BIM-модельне формалаштыру һәм куллану турындагы нигезләмәләр булырга тиеш;
  • карар оборона һәм дәүләт иминлеге объектларына кагылмый.

Заказ бирүчегә нәрсә белергә һәм BIM-технологияләргә күчүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары 2021 елның 22 апрелендә үтәчәк семинарда сөйләячәкләр.

«Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказ бирүченең роле. BIM-проектлар, төзелештәге процесслар һәм технологияләр белән идарә итү: проектлаштырудан алып экспертиза үткәрүгә кадәр» семинары турында тулырак мәгълүмат монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International