Мөрәҗәгать итүчеләргә игътибарына: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә BIM-модельне тапшыруга карата таләпләр

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ВІМдагы проектларны экспертизага кабул итә. ВІМ-проектларга экспертизаны РФ теләсә кайсы төбәгеннән теләсә кайсы заказ бирүче үтә ала.

1. Мөрәҗәгать итүче гариза бирү һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән билгеләнгән проект документлары комплекты белән бер үк вакытта электрон формада цифрлы мәгълүмати моделен (ЦММ) тапшыра.

2. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре экспертиза үткәрүнең беренче өч көнендә «керү» тикшерүләрен башкаралар. Ачыкланган җитешсезлекләр Белдермәдә күрсәтелә һәм, һичшиксез, мөрәҗәгать итүчегә җиткерелә.

3. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре җыелма цифрлы мәгълүмат моделен формалаштыралар. ЦММ ачыкланган җитешсезлекләр бүлекләр буенча проект документларына карата кисәтүләр белән бергә Белдермәдә күрсәтеләләр һәм, һичшиксез, мөрәҗәгать итүчегә җиткереләләр.

4. Цифрлы мәгълүмати модельгә карата экспертиза үткәрү нәтиҗәләре уңай экспертиза бәяләмәсенә кертелә.

5. Экспертиза сораулары буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең кайнар линиясе.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International