Мәҗит Хаҗип улы Салихов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый!

2021 елның 5 марты, җомга

Хөрмәтле хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелемнән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу күркәм язгы бәйрәм чиксез мәхәббәт, ихлас соклану һәм Сезгә тирән хөрмәт символы – кадерле хатын-кызлар. Нәкъ менә Сез тормышны мәгънә, шатлык, бәхет, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән тулыландырасыз.

Сезнең алтын кулларыгыз белән башкарылган эшләрегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Безнең имин һәм бәхетле тормышыбыз Сезнең тормыш зирәклегегез, ихласлыгыгыз, сабырлыгыгыз, оптимизмыгыз, ышанычыгыз һәм өметегез белән бәйле.

Сезгә һәрвакыт язгы кәеф юлдаш булсын, гаиләләрегездә мәхәббәт һәм үзара аңлашучанлык хөкем сөрсен, иң якты өметләрегез тормышка ашсын! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International