«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кукмара районының Трыш авылы янында урнашкан, 480 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелеше буенча проект документлары каралып үтте.
Фермада ел саен 4 мең тоннага якын сөт, 87 тонна сыер ите һәм 10 мең тоннага якын органик ашлама җитештерү планлаштырыла. Ферманың мәйданы якынча 8 мең кв. м. тәшкил итә. Проект белән галереясы булган, 480 башка исәпләнгән сыер абзары, тупас азык склады, печән өчен ясалма каралган.
Территорияне төзекләндерү сыйфатында проект белән яшелләндерү, тышкы яктырту һәм автостоянка каралган.
Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проект документлары үтәлешенә карата төзүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма