«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф өлкәсендәге өч объект буенча уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Үзгәртеп корыла торган объект җылылык кичүе белән тоташтырылган төп (3 катлы) һәм ярдәмче (2 катлы) ике аерым торучы бинадан тора. Объектның гомуми мәйданы – якынча 2,5 мең кв. м.
Үзгәртеп корыла торган кирпеч бина, 1-2 катлы, өлешчә подвал биналары белән, 1999 елда төзелгән, ТР Кукмара районында, Мамашир авылы, Р.Нигъмәтуллин урамы, 14 нче йорт адресы буенча урнашкан. Объектның гомуми мәйданы – якынча 3 мең кв. м.
Бинаның гомуми мәйданы – якынча 8 мең кв. м. Проектны әзерләгәндә кабат кулланыштагы икътисади яктан нәтиҗәле проект документлары кулланылды. Экспертизага инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре һәм проект документларының үзгәртелә торган өлеше тәкъдим ителде.
Мәктәп бинасы – өч катлы. Ул үз эченә уку бүлмәләрен, спорт залын, 200 урынга исәпләнгән актлар залын, 250 урынга исәпләнгән төшке аш залын һәм башка ярдәмче бүлмәләрне ала.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма