BIM яңалыклары: BIM белән документлар әзерләү буенча эшләр бәясен исәпләү Методикасы расланды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Россия төзелеш министрлыгы үз үченә мәгълүмати модель формасындагы материалларны алган (алга таба – Методика) проект документларын әзерләү буенча эшләрнең бәясен билгеләү Методикасын раслады (2020 елның 24 декабрендә чыккан 854/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).

Методика РФ бюджет һәм бюджеттан тыш системасы бюджетлары акчаларын җәлеп итеп финанслана торган РФ территориясендә капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау өчен смета бәясен билгеләү тәртибен билгели:

  • үз эченә мәгълүмати модель формасындагы материалларны алган проект документларын әзерләгәндә;
  • «Проект документларының бүлекләре составы һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр турында» 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән расланган ПД бүлекләре составы һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр турындагы Нигезләмәнең 4 пункты нигезендә эшләнелә торган эш документларын әзерләгәндә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International