Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Тышкы инженерлык челтәрләре белән 24 фатирлы торак йорт, Солнечный мкр., Ф. Кәримов ур., 8 нче йорт, Урыссу штб, Ютазы районы» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләргә килделәр. Объект буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Проект белән 2 мең кв. м тирәсе мәйданлы 4 катлы бер секцияле торак бина төзелеше каралган.
Йортта 24 фатир каралган, шул исәптән: бер бүлмәлеләре – 16, ике бүлмәлеләре – 4, өч бүлмәлеләре – 4. Фатирларда прихожий-коридорлар, торак бүлмәләр, кухнялар, аерым яки берләштерелгән санузеллар, пыяла балконнар каралган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма