2021 елның июнь азагыннан эксперт бәяләмәләрен бары тик xml-форматта гына рәсмиләштерергә кирәк

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 26 июненнән башлап, Россия төзелеш министрлыгы сайтында xml-схемасы нигезендә, электрон рәвештә әзерләнә торган экспертиза бәяләмәләре xml форматында формалаштырылырга тиеш. Шул мизгелдән башлап БДБР ДМС экспертиза бәяләмәләрен бары тик xml форматында гына йөкләргә мөмкин булачак. Pdf форматында йөкләнеш туктатылачак.

Xml форматындагы бәяләмә экспертиза үткәрүдә катнашкан барлык экспертлар һәм экспертиза бәяләмәсен раслаган зат тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (ККЭИ) кулланып имзаланырга тиеш. ККЭИ экспертиза мөрәҗәгатьләрен автомат режимда эшкәртү өчен тиешенчә формалаштырылырга тиеш, бу экспертиза бәяләмәсенең номерын тәүлек әйләнәсендә берничә минут эчендә алырга мөмкинлек бирәчәк.

2021 елның 28 гынйварында чыккан 08-04-2/939-НБ номерлы «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International