Смета табышы нормативларын эшләү һәм куллану методикасы: төп үзгәрешләрне анализлау

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2020 елның 11 декабрендә чыккан 774/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы (алга таба – Методика) белән расланган капиталь төзелеш объектларын төзүнең, үзгәртеп коруның, җимерүнең смета бәясен билгеләгәндә смета табышын эшләү һәм куллану буенча яңа методикадагы төп үзгәрешләр турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ смета нормативларын эшләү бүлегенең эксперты Зәринә Раушан кызы Вәлиева сөйли.

Игътибар итегез, яңа Методикага карата кушымта нигезендә, эш төрләре буенча смета табышы нормативларының күләмнәре үзгәрде (эшче төзүчеләр һәм механизаторларның хезмәт өчен түләү фондына карата % ларда).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Методикада салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы оешмалар өчен смета табышына карата киметү коэффициентын куллану турында мәгълүмат юк. 2004 елның 18 ноябрендә чыккан АП-5536/06 номерлы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның хатында (81-25.2001 МДС ка карата кушымта), ул 0,9 зурлыгы белән билгеләнә.

Методика гамәлгә 2021 елның 22 февраленнән керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International