РФ Хөкүмәте төзелешкә рөхсәтләрнең яңа гамәлдә булу срокларын билгеләде

2021 елның 20 феврале, шимбә

«2020 һәм 2021 елларда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында» 2020 елның 3 апрелендә чыккан 440 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары белән (2021 елның 4 февралендә чыккан үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган кайбер рөхсәт режимнары билгеләнде.

Әлеге карар гамәлгә кергән көннән алып 2022 елның 1 гыйнварына кадәр:

  • экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына физик затларны аттестацияләү, яңадан аттестацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен документлар бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә;
  • экспертиза үткәрү буенча һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукын раслый торган квалификация аттестатларын кәгазьдә бирү гамәлгә ашырылмый.

Карар гамәлгә басылып чыккан көннән керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International