Мәҗит Хаҗип улы Салихов Ватанны саклаучылар көне белән котлый!

2021 елның 20 феврале, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәш – ир-атлар, илебез сакчылары!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне олы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу истәлекле көн армиядә хәрби хезмәт үткән, туган җиребезне сакларга, аның мәнфәгатьләрен якларга дип үз алдына бурыч куйган, иҗади хезмәт белән илебезнең һәм республикабызның иминлеген һәм чәчәк атуын ныгытучы барлык кешеләрне берләштерә.

Сугыш һәм хезмәт батырлыклары өчен ветераннарга, барлык педагогларга, ата-аналарга, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен алып баручыларга һәм Ватаныбызны яратучы барлык гражданнарга ихлас рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм телим. Яңа һөнәри уңышлар, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Якташларың өчен горурлык, аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына хөрмәт, туган ягыңа мәхәббәт хисләре яңа батырлыкларга һәм гамәлләргә рухландырсын!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International