Смета табышының нормативларын эшләү һәм куллану буенча Методика расланды

2021 елның 19 феврале, җомга

РФ төзелеш министрлыгы смета бәясен билгеләгәндә капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылуы, капиталь ремонты, сүтелүе буенча смета табышының нормативларын эшләү һәм куллану буенча Методиканы раслады (2020 елның 11 декабрендә чыккан 774/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы).

Төзелеш буенча смета табышын билгеләү Методикасын раслау белән бәйле мөһим үзгәрешләр (МДС 81-25.2001 урынына):

  • Төзелеш эшләре буенча смета табышы нормативларының киметелүе уртача 12% тан 15% ка кадәр саннарны тәшкил итә, әмма кайбер эшләр буенча бу киметелү зур күләмгә дә җитә.
  • Җиһазларны монтажлау буенча смета табышы нормативларының киметелүе уртача 15% тан 25% ка кадәр саннарны тәшкил итә.
  • Җибәрү-көйләү эшләре буенча смета табышы нормативларының киметелүе уртача 33% ка кадәр саннарны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International