«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР төзелештә BIM-технологияләрне кертү буенча заказ бирүчеләр өчен семинар үткәрәчәк

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

«Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказ бирүченең роле. BIM-проектлар, төзелеш процесслары һәм технологияләре белән идарә итү: проектлаштырудан алып экспертиза үткәрүгә кадәр»

2021 елның 22 апрелендә 09:00

Катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла: BIM-технологияләрне кертү өчен җаваплы белгечләр, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган заказ бирүчеләр, төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре.

Семинарның темалары:

  • Россия Федерациясендә заказчының эшчәнлеген регламентлаучы закон, норматив-хокукый һәм норматив-техник документлар.
  • Проектлауга карат таләпләр.
  • Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып, капиталь төзелеш объектын проектлауга карата биремнәрне әзерләү.
  • Капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы буенча барлык этапларында мәгълүмати модельләштерү өлкәсендәге законнар һәм норматив-техник җайга салу.
  • Проектның төрле тормыш циклы фазаларындагы BIM мөмкинлекләре.
  • Проект документларының бүлекләр составы һәм аларның эчтәлегенә карата төп таләпләр.
  • Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда техник заказчының роле.
  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизасына документларны кабул итү буенча актуаль мәсьәләләр
  • Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып проект белән идарә итү. Идарәчел карарлар кабул итүгә карата мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
  • Гамәлгә кертүнең икътисади яклары: мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертүгә карата проектта катнашучыларның чыгымнары
  • Мәгълүмат моделен эшләү һәм аның өстенлекләре.
  • Техник заказчы тарафыннан мәгълүмати модельләрне кабул итү тәртибе.
  • Проектлаучы белән эшләгәндә техник заказчы эшенең төп моментлары.
  • BIM-технологияләрне кулланып проектлау һәм төзелеш сыйфатын тикшерү. Тикшерү һәм эшләр графигын планлаштыру.
  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан мәгълүмати модельне тикшерү
  • BIM буенча заказчылар өчен мәгълүмат чыганаклары
  • Заказчылар һәм проектның баш инженерлары өчен белем бирү.
  • Сорауларга җаваплар.

Катнашу бушлай. Үткәрү урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Семинарга язылу: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International