РФ Президенты Владимир Владимир улы Путин Россия Хөкүмәтенә үз эченә яңа төзелеш технологияләрен, технологик һәм конструктив чишелешләрне, шулай ук заманча төзелеш материалларын, эшләнмәләрне, конструкцияләрне һәм җайланмаларны куллануны исәпкә алучы смета нормативларын алган яңартылган федераль смета-норматив база (ФСНБ‑2020) чыгарылышын тәэмин итәргә кушты. Ул яңартылды һәм гамәлгә 2020 елның 31 мартыннан керде.
Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан федераль смета-норматив базага (ФСНБ-2020) үзгәрешләр кабул ителде, алар үз эченә төзелеш эшләренә, җиһазларны монтажлауга, җибәрү-көйләү эшләренә, ремонт-төзелеш эшләренә карата смета нормаларына, материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм җиһазларга, төзелеш машиналарын һәм автотранспорт чараларын эксплуатацияләүгә карата бәяләргә үзгәрешләр кертә. ФСНБ-2020 карата үзгәрешләр гамәлгә 2021 елның 31 мартында керә:
Кушымта 1
Кушымта 2
Кушымта 3
Кушымта 4