Хәзерге вакытта биналарның һәм корылмаларның энергия ресурсларын саклау мөмкинлеген бирә торган норматив-хокукый нигез булдырылды. Бу юнәлештә төп документ булып «Энергияне саклап тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2009 елның 11 ноябрендә чыккан 261 номерлы Федераль закон тора.
Законның максаты – энергия саклап тотуны стимуллаштыруның һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрүнең хокукый, икътисадый һәм оештыру нигезләрен булдыру.
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 03/2020 (14), 51 бит