Төзелеш өлкәсендә яңа милли һәм дәүләтара стандартлар расланды

2021 елның 12 феврале, җомга

Төзелеш өлкәсендә дәүләтара стандартлар расланды.

РФ территориясендә 2021 елның 1 июленнән гамәлгә кертелә:

  • «МЛ-12 эмальләре. Техник шартлар» ГОСТ 9754-2020 (2021 елның 26 гыйнварында чыккан 21-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган);
  • «МЛ-165, МЛ-165ПМ һәм МС-160 маркалы эмальләр. Техник шартлар» ГОСТ 12034-2020 (2021 елның 26 гыйнварында чыккан 22-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган);
  • «Лак-буяу материаллары өчен 645, 646, 647, 648 маркалы эреткечләр. Техник шартлар» ГОСТ 18188-2020 (2021 елның 26 гыйнварында чыккан 23-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган);
  • «ГФ-021 Грунтовкасы. Техник шартлар» ГОСТ 25129-2020 (Росстандартның (2021 елның 26 гыйнварында чыккан 24-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган).

Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә милли стандартлар расланды.

РФ территориясендә 2021 елның 1 мартыннан гамәлгә кертелә:

  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Күпер корылмасының машиналар йөрү өлеше плитәләрен гидроизоляцияләү өчен полимер материаллар. Техник таләпләр» ГОСТ Р 59179-2021 (2021 елның 22 гыйнварында чыккан 17-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган);
  • «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Күпер корылмасының машиналар йөрү өлеше плитәләрен гидроизоляцияләү өчен полимер материаллар. Сынау ысуллары» ГОСТ Р 59180-2021 (2021 елның 22 гыйнварында чыккан 18-ст. номерлы Росстандартның боерыгы белән расланган).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International