«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф өлкәсе объектлары буенча 12 бәяләмә бирде

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 12 мәгариф учреждениесен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте.

Объектлар буенча нәтиҗәләр бирелде, шул исәптән Казан шәһ. һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә.

Объектлар исемлеге (гыйнвар 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International