«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ капиталь ремонтлау буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

21 күпфатирлы йорт «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уңай бәяләмәсен алды.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауның Региональ программасы кысаларында (2020 елның 5 октябрендә чыккан үзгәрешләр белән 2013 елның 31 декабрендә чыккан 1146 номерлы Татарстан Республикасы министрлар кабинетының карары) 2021 елга 1056 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Программада Әлки муниципаль районыннан, Әтнә муниципаль районыннан, Чүпрәле муниципаль районыннан, Кайбыч муниципаль районыннан тыш 41 район катнаша.

Объектлар исемлеге (гыйнвар 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International