«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ – Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә BIM-технологияләрне кертүгә Ярдәм итү үзәге

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимир улы Путин тарафыннан 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. РФ Хөкүмәте билгеләгән төп бурычларның берсе булып, объектларның иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, төзелеш срокларын һәм бәясен киметү максаты белән төзелеш тармагының BIM-технологияләргә күчүе тора. РФ вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин 2021 елда дәүләт заказы өлкәсендә BIM-технологияләргә планлы күчү һәм 2022 елда дәүләт заказы өлкәсендә объектларның цифрлы модельләрен мәҗбүри куллану бурычын куйды.

ММТ (Мәгълүмати модельләштерү технологияләре) – бинаның (корылманың) мәгълүмат моделе формалашуы нәтиҗәсендәге процесс, шул ук вакытта бу вакытка эшкәртелгән, барлык кызыксынган затлар керә ала торган бина яки корылма турында мәгълүмат күләме (архитектура, конструкторлык, технологик, икътисадый) чагылыш табучы ниндидер модельнең һәр стадиясенә туры килә.

Яңалыклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International