РФ Хөкүмәте төзелеш материалларына карата бәяләр үсешен туктатырга планлаштыра
2021 елның 22 гыйнвары, җомга
Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин төзелеш материалларына карата бәяләр үсешен чикләргә кушты. Металлургия продукциясенә карата бәяләр арту бигрәк тә кискенләште, бу объектларның бәясенә сизелерлек йогынты ясаячак. Кайбер төбәкләрдә төзүчеләр фатирларга бәяләрне 10-15% ка күтәргән инде, икенчеләре төзелеш эшләрен металл продукциясе базары үз-үзен ничек тотар дип көтеп туктаткан.