Россиянең төзелеш министрлыгы тармак законнарындагы үзгәрешләргә күзәтү ясады

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр 11 федераль закон белән кертелгән. ШрК үзгәрешләр кертү өчен РФ Хөкүмәтенең 22 карары һәм Россия төзелеш министрлыгының 18 боерыгы әзерләнгән һәм кабул ителгән.

Шәһәр төзелеше эшчәнлегенең яңа институтлары кертелде, алар мәгълүмат белән алмашу тизлеген, шәһәр төзелеше мәгълүматының ачыклыгын һәм үтемлелеген, проектлаштыру һәм төзелеш тизлеген арттыралар.

Шулай ук 2019-2020 елларда Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтләрен киңәйтә торган 24 үзгәреш кабул ителде, РФ һәм РФ субъектлары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүче 7 үзгәреш, 3 үзгәреш әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле һәм 3 үзгәреш COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International